Станция йөзен яшьләр билгели

2013 елның 9 ноябре, шимбә
Энергетика зәйлеләр өчен районның икътисади тотрыклылыгын билгеләүче төп тармак булып тора. Бу өлкәдә зәйлеләр арасында гаилә династияләре дә санап бетергесез. Без, зәйлеләр, ил күләмендә танылган энергетикларыбыз булу белән горурланабыз. Предприятиедә эшләүче һәр кешенең үз һөнәренең остасы булуы, районның иҗтимагый тормышында актив катнашуы – гадәти күренеш. Станциягә эшкә яшьләр теләп килә, тотрыклы хезмәт хакы, абруйлы хезмәт урыны җәлеп итә аларны. Ә монда эшкә урнашу өчен сынау шартын югары дәрәҗәдә үтү сорала. Предприятие яшь кадрларны үз-үзенә ышанган, максатчан кешеләр итеп тәрбияләүдә зур роль уйный. Бүген ГРЭС коллективының өчтән берен 35 яшькәчә булганнар тәшкил итә. Шәһәребез предприятиеләренең иң оста яшь эшчеләрен ачыклау максатында оештырылучы бәйгеләрдә энергетиклар призлы урыннар алып килә.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International