ЯҢАЛЫКЛАР


4
декабрь, 2013 ел
чәршәмбе
Район башлыгының 5нче карары (2 декабрь, 2013 ел) белән Карамалы бистәсе халкының хокукларын үтәү максатында бистәнең генераль планы проекты буенча мәсьәләне ачык тыңлауларга чыгару хәл ителде.
Зәйдә район һәм шәһәр Советы депутатлары Бөек Җиңүнең 70 еллыгына әзерлек чаралары кысаларында Бөек Ватан сугышы ветераннары, толлар һәм тыл хезмәтчәннәрен республикада нәшер ителүче һәм район газеталарына 2014 елның беренче яртысына үз хисапларына уздыру буенча “Онытмыйбыз, хөрмәтлибез сезне” дип аталган акция башланды.
Политехник колледж педагоглары республика һөнәри осталык конкурсларында уңышлы чыгыш ясый. Колледжда студентларга математика һәм информатика фәннәре буенча белем бирүче Михаил Липатов күптән түгел “Идел буе федераль округы һөнәри белем бирү учреждениеләрендә иң яхшы яшь укытучы” төбәкара конкурсында катнашып, II урын алды.
1 декабрьдә “Бердәм Россия” сәяси партиясе оешуга 12 ел тулу уңаеннан ил күләмендә партиянең барлык җирле бүлекләрендә халыкны кабул итү үткәрелде.

30
ноябрь, 2013 ел
шимбә
Район мәдәният йортында Әниләр көне уңаеннан «Барысы өчен сиңа рәхмәтле мин» дип исемләнгән зур концерт күрсәтелде. Концертта «ЮНИТИ» хореография студиясе, 1нче мәктәп укучылары, «Каенкай» бакчасы балалары, «Мирас» ансамбле һ.б. катнашты.
Район туры бара
Зәйдә 27 милләт вәкиле яши. Төрле милләт вәкилләре арасында үзара тыныч-тату мөнәсәбәт булдыра алу, аңлашып яшәүгә ирешү, иҗтимагый-сәяси тотрыклылыкны тәэмин итү – Зәебезнең зур казанышы. Гомумән, халыклар дуслыгын ныгыту, бер-берсенә хөрмәтле итеп тәрбияләү – көн кадагындагы мәсьәлә.
Районда акция игълан ителде. Әлеге акция кысаларында, Зәй халкы ярдәменә таянып, шәһәрдә һәм авыл җирлекләрендә буш торган, файдаланылмыйча яки тиешенчә файдаланылмыйча, яисә ниндидер шикле максатларда файдаланылучы биналар, җир кишәрлекләрен ачыклау планлаштырыла. Бу эш ел ахырына кадәр алып барыла.

22
ноябрь, 2013 ел
җомга
Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы ел да республика мәдәният учреждениеләре арасында "Иң яхшы мәдәният учреждениесе"нә бәйге оештыра. Быелгы бәйгедә Зәйдән Югары Мәлем авылы китапханәсе (мөдире Т. Солтанова) җиңү яулап, акчалата сертификатка лаек булды.
Шәһәр бюджеты проекты тикшерелә

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International