Коллегия утырышы

2013 елның 22 ноябре, җомга
Белем бирү системасында югары технологияләр алга киткән заманда яшь буында кешелеклелек сыйфатларын тәрбияләүнең нәтиҗәле алымнарын куллану, хезмәт, хәрәкәтчәнлеккә юнәлтелгән шөгыльләргә игътибарны көчәйтү алгы планга килеп баса. Әлеге тема республика Мәгариф һәм фән министрлыгының чираттагы Зәйдә узган күчмә утырышында да кызыл җеп булып сузылды. Коллегия "Белем бирү сыйфатын күтәрү шарты буларак тәрбия системасы үсеше" исеме астында узды. Аның эшендә мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов, район башлыгы Татьяна Воропаева, министрлык вәкилләре, районнардагы башкарма комитет җитәкчеләренең социаль мәсьәләләр буенча урынбасарлары, мәгариф бүлеге башлыклары, нәтиҗәле эшләүче педагоглар катнашты.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International