Казанда гер спорты буенча Татарстан беренчелеге һәм чемпионаты узды. Ярышларда республика район-шәһәрләреннән 16 команда катнашты. Ирләр арасында үз үлчәү авырлыгында Рафис Гатин – җиңүче, ул 16нчы мәртәбә Татарстан чемпионы булды. Яшүсмерләр арасында Александр Кондрабаев – II, Кирилл Кондрабаев – III, Вадим Фролов IV урын алды.