Өстәл теннисы

2013 елның 9 ноябре, шимбә
27 октябрьдә “Ял көне” клубы кысаларында РФ Конституциясе кабул ителүнең 20 еллыгы уңаеннан оешма-предприятиеләр арасында өстәл теннисы буенча ярышлар узды. Кызлар арасында политехник колледждан Фәния Гыйльманова – I, Гүзәл Хәсәнова – II, Венера Әгъләмова III урын алды. Яшьләр арасында Андрей Слепцов (ГРЭС) – I, Илья Федоров (“Техно”) – II, Хәйдәр Вәлишин (гадәттән тыш хәлләр идарәсе) III урында. Укучылар арасында 6нчы мәктәп укучысы Дмитрий Бортныхка тиңнәр булмады. Игорь Харитонов (3) – II, Алексей Кузнецов (7) III урында.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International