28 гыйнвардә район Советының утыз өченче утырышы булды. Депутатлар утырыш көн тәртибенә кертелгән ун мәсьәләне тикшереп, тиешле карарлар кабул итте. Утырышны Совет рәисе, район башлыгы Татьяна Воропаева алып барды.
Район газ хезмәте мәгълүматы буенча, 2015 елның 1 гыйнварыннан "Энергия саклау турында" 261нче Федераль Закон гамәлгә керә. Бу - газ куллану бары тик махсус исәпләү приборлары аша гына мөмкин була дигән сүз.