Яшь биючеләр булдыра

2014 елның 5 феврале, чәршәмбе
Чаллы шәһәрендә үткән "Энҗе бөртеге" республика иҗат фестивалендә "Энергетик" Мәдәният сараеның "Улыбка" балалар хореографик ансамбле I дәрәҗә лауреат исемен яулады. Ансамбльнең урта төркеме - "Авыл кызы", "Күршеләр", кече төркем "Урман чишмәсе", "Шүрәле" бию-тамашасын күрсәтте. Агымдагы елда 35 еллык юбилеен билгеләп үтүче ансамбльнең берничә буын балаларга бию сәнгате серләрен төшендерүче алыштыргысыз җитәкчесе - Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, "Мәгарифтәге эш-чәнлеге өчен" медале иясе Лидия Нестягина.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International