Район советы утырышы

2014 елның 30 гыйнвары, пәнҗешәмбе
28 гыйнвардә район Советының утыз өченче утырышы булды. Депутатлар утырыш көн тәртибенә кертелгән ун мәсьәләне тикшереп, тиешле карарлар кабул итте. Утырышны Совет рәисе, район башлыгы Татьяна Воропаева алып барды.
Тикшерүгә чыгарылган мәсьәләләрнең яртысы муниципаль программаларның үтәлеше турында иде. Алар - «2011-2013 елларда районда кече эшмәкәрлекне үстерүгә ярдәм күрсәтү», 2012-2013 елларга исәпләнгән «Сабыйларга җылылык һәм уңайлыклар бүләк итик», «2011-2013 елларда районда яшьләрне ватанпәрвәрлек рухында тәрбияләү», «2011-2013 елларда районда сәламәтлек саклауны үстерү» һәм 20112013 елларга исәпләнгән «Сәламәт әти-әни - сәламәт бала» программалары.
Районда башкарма комитет тарафыннан расланган - 25, район Советы раслаган 14 программа эшләде. Утырышта Совет тарафыннан расланган 11 программаның көче югалу турында карар кабул ителде. Законга үзгәрешләр керү сәбәпле, аларны башкарма комитет расларга тиеш.
Утырышта шулай ук «Районда 2010-2013 елларда муниципаль хезмәтне үстерү» һәм «2011-2013 елларда муниципаль район җирле үзидарә органнарын мәгълүматлаш-тыру» программалары үтәлеше дә тикшерелде.
Депутатлар 2014 елга муниципаль милекне хокукыйлаштыру планын расладылар һәм район Уставына үзгәрешләр керттеләр.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International