ЯҢАЛЫКЛАР


29
гыйнвар, 2014 ел
чәршәмбе
ЗАГС бүлегеннән алынган мәгълүматлар буенча, узган ел район-шәһәрдә 666 бала дөньяга килгән. Бу күрсәткеч, 2012 ел белән чагыштырганда, 34кә кимрәк. Туучылар арасында кыз балалар күпчелекне тәшкил итә: алар - 344.

27
гыйнвар, 2014 ел
дүшәмбе
Түбән Камада инвалидлар арасында республика чаңгы ярышлары узды. Анда район данын инвалидлар җәмгыятеннән ун кешедән торган команда яклады. Ярышта Әнисә Шәфиева 3 километр арага узышта II урын алды.

23
гыйнвар, 2014 ел
пәнҗешәмбе
23 гыйнвар көнендә туган як тарихын өйрәнү музеенда Мәдәният елы уңаеннан ТР Рәссамнар берлегенең көньяк-көнчыгыш бүлеге әгъзалары - әйдәүче рәссамнар эшләреннән төбәкара "Дуслык күпере" дип исемләнгән күргәзмә ачылды.
Шәһәр җитәкчелеге "Мәрхәмәтлелек автобусы" дигән акция уздыра. Акция кысаларында авылларда яшәүче мохтаҗ гаиләләргә әйберләр җыела.

22
гыйнвар, 2014 ел
чәршәмбе
Коррекция мәктәбе укучылары Универсиадага сувенирлар ясаган иде. Алар Сочида узачак кышкы Олимпиадага да сувенирлар ясый.
Зәйнең “Энергетик” Мәдәният сарае каршындагы мәйданда яшьләр эшләре идарәсе белгечләре “Игелекле куллар” дип исемләнгән акция үткәрде.
Яңа шәһәр урман буе ярышлардан тынып тормый. 12 гыйнварьдә биредә традицион «Раштуа чаңгы ярышлары» узды.

21
гыйнвар, 2014 ел
сишәмбе
«Ялта-Зәй» базасында агымдагы ел чаңгы ярышлары сезоны ачылды. Узган атнада биредә малайлар һәм кызлар арасында Татарстан беренчелеге узды. Ул үзенә республиканың төрле район-шәһәрләреннән көчле чаңгычыларны җыйды.
Энергетикларга тиңнәр юк

18
гыйнвар, 2014 ел
шимбә
Музей тулылана бара.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International