Олы бүләккә лаек булды

2014 елның 5 феврале, чәршәмбе
«Энергетик» Мәдәният сараеның «Мирас», «Азаль» балалар вокаль-хореографик ансамбльләре чыгышлары белән район, республикада гына түгел, чит төбәкләрдә дә танылды. "Мирас" ансамбле оешканнан алып 15 ел эчендә күпме дистә бала ялгыз һәм күмәк җырлау серләрен үзләштерде, үз-үзен сәхнәдә танытты. Әлеге балалар милли иҗат коллективын Әлфия Вәлиуллина оештырды һәм дөньякүләм иҗат мәйданына чыгарды. Бу көннәрдә коллектив җитәкчесе үзенең иҗат эшчәнлеге юбилеен билгеләп үтте. Әлеге уңайдан оештырылган кичә-тантанада аңа Татарстан Мәдәният министрлыгының "Мәдәнияттәге уңышлары өчен" күкрәк билгесе тапшырылды. Олы бүләкне ул "Энергетик" Мәдәният сараенда узган концерт-тамашада "Созвездие" -"Йолдызлык" телевизион фестивале хәрәкәте генераль продюсеры Дмитрий Туманов кулыннан алды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International