Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Зәй муниципаль районы
рус
тат
eng
Сорау бирү
Район турында
Зәй муниципаль районы башлыгы
Идарә органнары
Авыл җирлекләре
Район составындагы муниципаль берәмлекләр
Район геральдикасы
Районының күренекле шәхесләре
Хезмәткә хөрмәт
Депутатлар корпусы
Район тормышы
Шәһәр һәм район хезмәт күрсәтү оешмалары
Программалар, проектлар, конкурслар
Муниципаль заказ
Муниципаль контроль
Кулланучыларның хокукларын яклау
Бюджет
Кадрлар политикасы
Коррупциягә каршы көрәш
Советлар, комиссияләр
ДОКУМЕНТЛАР
Статус документлары
Зәй муниципаль районы Зәй шәһәре эшчәнлеген регламентлаштыручы документлар
Зәй муниципаль районы Зәй шәһәре эшчәнлеген регламентлаучы документлар
Шәһәр һәм район башкарма комитеты җитәкчесе карарлары
Матбугат хезмәте
Рәсми мәгълүмат
Фоторепортажлар
Зәй муниципаль районы башлыгы блогы
Районның массакүләм мәгълүмәт чаралары
Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр
Капма-каршы бәйләнеш
Сайтны алып бару
Муниципаль районнар
Зәй муниципаль районы
ЯҢАЛЫКЛАР
27
февраль, 2014 ел
пәнҗешәмбе
Безнең лауреатлар
Зәй музыка мәктәбе укучылары үз талантларын төрле бәйгеләрдә сынауны дәвам итә. Бу көннәрдә Чаллыда үткән “Җиде нота” IV республика бәйгесендә Анна Студёнова һәм Кристина Краснова дуэты I дәрәҗә лауреат булды.
15
февраль, 2014 ел
шимбә
Зәйдә тәрбия мәсьәләләре депутатлар контролендә
Районыбызда яшь буынны тәрбияләүгә зур игътибар бирелә. Гамәлдәге муниципаль программаларның күпчелеге нәкъ менә шушы максатта кабул ителде. Укыту, тәрбия проблемаларына шәһәр Советы депутатлары да битараф түгел. Бу көннәрдә депутатлар шәһәр мәктәпләренең барысында да булып, бүгенге көн куйган таләпләр буенча тәрбия эшчәнлеге мәсьәләләре белән таныштылар.
Көрәшчеләр Әлмәткә җыелды
13 февральдә Әлмәт Татарстанның иң көчле көрәшчеләрен үзенә җыйды. Биредә “Ватаным Татарстан” газетасы призына каһарман шагыйрь Муса Җәлил истәлегенә милли көрәш буенча 51нче республика ярышлары башланды. Турнир җомга көнне тәмамланачак. Анда Зәйдән дә көрәшчеләр командасы катнаша.
13
февраль, 2014 ел
пәнҗешәмбе
Зәйдә спорт эше – тиешле югарылыкта
Бүген “Космос” яшьләр үзәгендә физкультура, спорт һәм туризм идарәсенең кече коллегия утырышы үтте. Анда идарәнең республика күләмендә иң яхшылар рәтендә булуы билгеләп үтелде.
Зәйдә сугыш ветераннары игътибар үзәгендә
Зәй районында Бөек Ватан сугышы ветераннары һәм тыл хезмәтчәннәренә игътибар кимеми. Бөек Җиңүнең 70 еллыгына әзерлек кысаларында 2013 елда сугыш ветераннары һәм инвалидларга (барлыгы 231 кеше) көчәйтелгән медицина тикшерүе уздырылды. Аның нәтиҗәләре буенча 65 ветеранга амбулатория-поликлиника һәм стационар шартларда дәвалау-сәламәтләндерү чаралары үткәрелде. Бер үк вакытта тыл хезмәтчәннәре диспансеризация узды.
Төп максат – китап
Үзәк балалар китапханәсе базасында районда игълан ителгән Кече Ватан елы уңаеннан район-шәһәр мәктәпләре китапханәчеләренең семинар-киңәшмәсе узды. Анда сүз туган як тарихын пропагандалау, китап укучыларда ватанпәрвәрлек рухи тәрбияләү турында барды. Китапханәчеләр “Яраткан шәһәрем” дип исемләнгән электрон презентация күрсәтте. Соңыннан тәҗрибә уртаклашу, фикерләшүләр булды.
Зәйлеләр бер-берсенә битараф түгел
Зәйлеләр үзләренең игелекле эшләргә әзер булуларын район җитәкчелеге игълан иткән “Мәрхәмәтлелек акциясе”нә кушылулары белән янә раслады. Үзәк китапханәдә бер склад капчык-капчык кием-салым, кирәк-ярак, уенчыклар белән тулды. Кемдер кулланылышта булган киемнәр, кемнәрдер өр-яңаларын китерде. Халыкның бер-берсенә шулай ярдәмчел булуы – сокландыргыч хәл.
12
февраль, 2014 ел
чәршәмбе
Депутатлар кабул итте
Кичә шәһәр Советы депутатлары халыкны шәхси сораулары белән үз сайлау участокларында кабул итте. Нигездә кешеләр торак-коммуналь хуҗалыгына мәсьәләләр белән килде.
Студентлар очрашты
"Космос" яшьләр үзәгендә педагогик хезмәт ветераннарына элекке укучылары - хәзерге вакытта төрле шәһәрләрдә белем алучы студентлар белән очрашу мөмкинлеге тудырылды. Шундый эчтәлекле кичәне яшьләр эшләре идарәсе беренче мәртәбә оештырды.
Сафлар арта
"Бердәм Россия" сәяси партиясенең Зәй җирле бүлеге бүген 42 башлангыч оешмада 3288 партия әгъзасын берләштерә. Узган ел партия сафларына 60 зәйле кабул ителгән.
Моннан алдагы бит
Алдагы бит
Датасы буенча тикшерү
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз