ЯҢАЛЫКЛАР


7
апрель, 2015 ел
сишәмбе
Районда язгы кыр эшләре башланды. Басуга беренче булып 3 апрельдә «Зәй» агрофирмасының «Нур» бүлекчәсендә чыктылар. Хуҗалык механизаторы Рәмзил Мозаффаров «МТЗ-1221» тракторында «Амазон» агрегаты белән көзге бодайны тукландыруга кереште
Казан районара тирә як мөһитне саклау прокуратурасы 10 апрель көнне сәг. 10.00 дан 12.00 га хәтле Зәй хакимиятенең кече залында тирә як мөһитне саклау һәм табигать кануннарын үтәү буенча район һәм шәһәр гражданнарын кабул итә.
Музей фондын тулыландыру гадәте инде ничәмә еллар сакланып килә.
1 - 5 апрельгә кадәр вакыт эчендә музей фонды 8 экспонатка тулыландырылды. Шәһәрлеләр музейга: будильник, хатын-кыз сумкасы, 70-80 еллар портфеле, 70 еллардагы туфли, шәл һәм китаплар бүләк иттеләр
Шәһәр мәдәният йортында бишенче мәктәпнең бишенче сыйныф укучылары өчен “Язда туучылар көне” үткәрелде. Балаларга күңелле уеннар тәкдим ителде, аннан язгы айларда туганнарга бүләкләр, матур теләкләр белән открытка тапшырылды.
Район мәдәният хезмәткәрләре халкыбызның борынгыдан калган һөнәрләре, көнкүреш әйберләре һәм бәйрәмнәре белән таныштылар. Чараның кунаклары булып Республика традицион мәдәниятны үстерү үзәге директор урынбасары Г.А. Габдрахманов
Узган якшәмбедә Зәйнең “Энергетик” Мәдәният сараенда Роза Гатауллина җитәкчелегендәге милли-мәдәни үзәк кул эшләре осталарының мастер-классларын оештырды. 10 оста үз күргәзмәләрен тәкъдим итеп, кызыксынучыларны әлеге эшләргә дә өйрәттеләр
Бәрмәнчек бәйрәме – Олы көнгә (Пасха) бер атна калгач үткәрелә. Бу көнне бәрмәнчек алып кайтканнар. Шушы ботакларны кояш чыкканчы, я кичтән, я иртән су буеннан алып кайтып элгәннәр. Бу көнне тары ярмасыннан бәрмәнчек боткасы пешергәннәр. Бәрмәнчекне чиркәүгә алып барып изгеләндергәннәр.
Зәй яшьләр эшләре идарәсе “Космос” яшьләр үзәгендә яшьләр өчен үзәк дәваханә табиб-наркологы Илфат Салихов белән очрашу уздырды. Табиб очрашу барышында наркотиклар тәэсирендә кеше организмының ничек бозылуын мисаллар ярдәмендә сөйләп аңлатты

6
апрель, 2015 ел
дүшәмбе
Бүген Зәйдә “Язгы игелек атнасы” старт алды. Ул “Энергетик” Мәдәният сарае каршындагы мәйданда шәһәр мәктәпләренең ирекле волонтерлар хәрәкәте отрядлары катнашында тантаналы төстә ачылды. Яшьләр эшләре идарәсе белгечләре атна дәвамында нинди игелекле чараларда катнашу мөмкинлеген бәян итте, барысын да мәрхәмәтле, файдалы эшләрдә актив катнашырга чакырды
Бүген Зәйгә эш сәфәре белән республиканың мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов килде. Аның катнашында политехник колледжда, район башкарма комитеты җитәкчесе Разиф Кәримов, ГРЭС, «Мефро уилз Руссия Зәй заводы», «ТатЭК», «Тимер» «Зәй шикәре» предприятиеләре, «Агрокөчтөркем» ААҖ җитәкчеләре, белгечләре белән берлектә колледжны кадрлар әзерләү буенча заманча ресурс үзәге итеп үзгәртү, переспектив планнарны карау буенча киңәшмә үтте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International