ЯҢАЛЫКЛАР


6
апрель, 2015 ел
дүшәмбе
Татарстанда катлаулы икътисади шартларга карамастан, Татарстан Президенты вазифаларын башкаручы Рөстәм Миннеханов стртегиясе республикага инвестицияләр җңлеп итүне тәэмин итә. Инвесторлар Татарстанга һәм аның лидерына ышанычлы партнер буларак карый
3 апрель көнне Алабуга шәһәренең Ә. Бакиров исемендәге 1 нче балалар музыка мәктәбендә балалар иҗатының “Кече шәһәрләр” исемле республика бәйгесе булып үтте. Әлеге 13 нче бәйгедә безнең шәһәрне фортепиано, домра, виолончель, баян, максус хор класслары буенча чыгыш ясадылар һәм аларны авторитетлы жюри бәяләде.
“Космос” яшләр үзәгендә “2015 елның абруйлы кубогына” интеллектуаль уеннарында җиңүче булды. Зәйнең барлык оешмалардан җыелган яшләр командалары Бөек Ватан сугышы турындагы биремнәрне үтәү буенча тырышлык һәм тапкырлыкларын күрсәттеләр

4
апрель, 2015 ел
шимбә
Кичә, 4 апрель көнне, район башкарма комитеты җитәкчесе Р.Г. Кәримов Зәй татар радиосы аркылы халык белән турыдан-туры элемтәгә керде. Әлеге сөйләшү район җитәкчесенең атна башында игълан иткән турыдан-туры диалог оештыруның кирәклеге турында дәвамы иде
Укучыларның язгы каникуллары төгәлләнүгә Зәй эчке эшләр бүлегенең балигъ булмаганнар белән эшләү бүлекчәсе мәктәпләрдә өлкән сыйныф укучылары белән очрашып, аңлату эшләре алып баруга кереште
Зәй районы авыл хуҗалыгы идарәсеннән алынган мәгълүматлар буенча, быел районда 26300 гектар мәйданда бөртеклеләр чәчеләчәк, шуның 12748енә – язгы бодай, 12053енә - арпа, 863енә - солы, 603 гектарга борчак, 8433 гектарда шикәр чөгендере игеләчәк.
2 апрель көнне үзәк китапханә хезмәткәрләре “Шатлык” халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгендә А.П. Чеховка 155 яшь тулу уңаеннан “Чеховны яратып” дип исемләнгән әдәби юбилей кичәсе үткәрделәр.

3
апрель, 2015 ел
җомга
Дөрестәндә, көлке көнне 90 % оешмалар Зәй урамнарын чистартырга чыктылар. Төгәлрәк әйтсәк 1116 кеше һәм 10 берәмлек техника катнаштылар. 18 марттан төзекләндерү эшендә 2667 кеше һәм 33 берәмлек техника катнашкан.
2015 елның 2 нче апрелендә Зәй муниципаль районы Башкарма комитетының Яшьләр белән эшләү идарәсе оештырган “Яшьләр экспрессы” агитация чарасы старт алды.
2- апрель- Балалар китабы көне уңаеннан мәктәпкәчә яшьтәге балалар тәрбияче апалары белән берлектә Югары Нәлим китапханәсенә экскурсиягә чакырылды. Балалар килүгә матур бизәкле китаплардан һәм журналлардан “ Китап белән бергә үсәбез “ дип исемләнгән күргәзмә төзелде

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International