Зәйдә “Язгы игелек атнасы” башланды

2015 елның 6 апреле, дүшәмбе
- Язгы игелек атнасы Россия күләмендә 1997 елда башланды. Бу яшьләрне мөмкин кадәр игелекле гамәлләргә тарту максатын күздә тотып оештырылды. Яшьләребез аны күтәреп алып, үзенчәлекле чаралар, файдалы гамәлләр белән баетты. Ә безнең районда ул 2006 елдан үткәрелә. Анда мәктәп укучылары да, оешма-предприятиеләр яшьләре дә теләп, актив катнаша, - ди яшьләр эшләре идарәсенең ирекле волонтерлар хәрәкәте кураторы Вера Полевова.
Шунысы куанычлы, аеруча мәктәп укучылары игелекле гамәлләрне, үзара ярыш оештырып, чын күңелдән башкара. Узган ел игелекле эшләр атналыгында иң-иң актив отряд буларак, 3нче мәктәп укучылары танылды, быел исә башкаларга да беренчелекне яулау өчен мөмкин кадәр күбрәк игелекле эшләр кылырга кирәк булачак.
Иң элек бу эш шәһәр урамнары буйлап “ Игелек кылырга ашыгыгыз!” дип исемләнгән акция кысаларында барлык шәһәр халкын агитацияләү белән башланды. Укучылар халыкка игелекле эшләрдә катнашырга өндәгән листовкалар таратты. Анда атна дәвамында чараларда катнашу мөмкинлеге дә күрсәтелгән.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International