Зәйдәге политехник колледж базасында ресурс үзәге ачылачак

2015 елның 6 апреле, дүшәмбе
Ресурс үзәгенең киләчәген ничек күзаллау буенча колледж директоры Николай Воропаев эчтәлекле презентация ясады. Билгеле булганча Республика Президенты тарафыннан 2020 елга кадәр Татарстан территориясендә төрле тармакта эшләүче белгечләр, һөнәр ияләре әзерләү өчен 25 ресурс үзәге ачу турында карар кабул ителде. Ә әлеге ресурс үзәкләре нигездә көчле саналган колледжлар базасында булдырылачак. Бүгенге көндә республикада 132 ләп урта һөнәри белем бирү учреждениесы исәпләнә, ә ресурс үзәкләре өчен шулар арасыннан иң-иңнәре генә сайлап алына. Переспективада мондый уку йортларының кимүгә баруы, ә төп игътибарның заманча ресурс үзәкләренә бирелүе күздә тотыла. Уку үзәкләрен булдыру республикада инде үткән елда страт алырга ла өлгерде, барлыгы 5 ресурс үзәге сафка бастырылды, быелгы елда исә тагын 9 ресурс үзәге төзеп, алар өчен миллиард сум тоту карала. Шуларның берсе билгеле булганда хәзерге Зәй политехник колледжы базасында булачак.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International