Зәйдә осталар мастер-класслар бирә

2015 елның 7 апреле, сишәмбе
Татьяна Тумакова буш шешәләрдән җепләр ярдәмендә үзенчәлекле вазалар ясарга өйрәтсә, Елена Игошина - пластик замшадан чәчкәләр, Юлия Гарипова - ленталардан заколкалар, бантлар, Мария Феофанова - тапкырлап чигү, Ирина Степанова курчаклар тегү, әниле-кызлы Людмила Мельникова белән Ольга Карманова - сәйлән тезү, Надежда Чепурная - япон стилендә чигү, Венера Шалафаева үзенчәлекле картиналар чигү буенча дәресләр бирделәр. Кул эшләренә өйрәнүчеләр арасында өлкәннәр дә, балалар да бар иде.
- Максатыбыз - менә шул рәвешле райондашларыбызны иҗатка тарту, матурлык тудыручылар сафын тулыландыру, һәр милләткә хас кул эшләрен өйрәнү, - ди Роза Гатауллина.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International