Зәй районы язгы кыр эшләрен башлады

2015 елның 7 апреле, сишәмбе
. Бүгенге көндә (мәгълүматлар 7 апрельгә) район буенча 1200 гектарда - күпьеллык үләннәр, 1100 гектарда көзге культуралар тукландырылды. Күпьеллык үләннәрне тырмалау һәм тукландыру барлык агрофирмалар һәм «Нива» ҖЧШендә алып барыла. Шунысын да әйтик, «Зәй» һәм «Восток» агрофирмаларында ашлама басуларга очкычлар ярдәмендә кертелә. Хәзерге вакытта бу эшне ике очкыч башкара, якын көннәрдә өченчесе килүе дә көтелә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International