ЯҢАЛЫКЛАР


10
апрель, 2015 ел
җомга
Бүгеннән 9 Май - Җиңү көненә нәкъ бер ай вакыт кала. Шул уңайдан Зәй шәһәре мәктәпләренең өлкән сыйныф укучылары, “Форпост” оешмасы, “Боец” клубы әгъзалары традицион “Хәтер сакчылары” вахтасы акциясен башлап җибәрделәр. Һәр көн саен көндезге сәгать 3тән 5кә кадәр укучылар шәһәрнең Җиңү бульварындагы Азатлык китерүче солдат һәйкәле каршында мәңгелек ут сагына баса..
Татарстан Республикасы Президенты вазифасын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов татар халык бәйрәме Сабан туен уздыру турында Указны имзалады

9
апрель, 2015 ел
пәнҗешәмбе
Шәһәрдә тантаналы рәвештә “Бөек Җиңүнең 70 еллыгы” юбилей медальләрен тапшыру дәвам итә. 8-10 апрель көннәрендә медальләр предприятие һәм оешмалары юкка чыккан ветераннарга “Шатлык” халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгендә тантаналы рәвештә медальләр һәм бүләкләр тапшырылды.
8 апрель көнне Н.Җиһанов исемендәге консерваториянең музыка мәктәбендә “ТАТ-ARS-ТАН” дип исемләнгән кыллы- смычковый музыка инструментларында уйнаучыларның республика бәйгесе үтте.
Зәйнең 7нче мәктәбе укучылары Россия Мәгариф һәм фән министрлыгы онлайн режимда оештырган Җиңү бәйрәменә багышланган махсус дәрестә катнашты. Аны зәйлеләр “Горурланабыз, хәтерлибез!” девизы астында үткәрде
Язгы игелек атнасы кысаларында Зәй үзәк китапханә директоры Роза Вәлиева һәм китапханәчеләр актив китап укучы сугыш ветераннары Василий Казаков белән Валентин Шерстневны Җиңүнең 70 еллыгы белән котлап, хәл-әхвәлләрен белештеләр, аларга азык-төлек күчтәнәче бүләк иттеләр

8
апрель, 2015 ел
чәршәмбе
Зәйдә җәйге чорда балалар ялын, мәшгульлеген оештыру, Бөек Җиңүнең 70 еллыгына багышланган чараларны үткәрү, бүген аңа әзерлек барышы, хәрби хезмәт турында мәсьәләләр социаль яклау, балалар һәм яшьләр эшләре буенча даими депутат комиссиясе утырышында каралды
Зәй район башкарма комитеты җитәкчесе Разиф Кәримов культура өлкәсендә нәтиҗәле хезмәтләре өчен бертөркем мәдәният хезмәткәрләренә ел саен тапшырыла торган “Хезмәт кешесе” грантларына сертификатлар тапшырды
Шәһәр мәдәният йортында Мирный бистәсе “Рябинка” балалар бакчасы өчен “Икмәк бөтенесенә баш!” – дип исемләнгән кичә үткәрелде. Чара барышында үзәк китапханәнең 7 нче филиалы хезмәткәрләре көче белән әзерләнгән мультпрезентация һәм тематик китап күргәзмәсе күрсәтелде
7 апрель көнне “Ялта-Зәй” спортчылар әзерләү үзәгендә “Электр челтәре” компаниясе ветераннарының I нче конференциясе үтте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International