Бүген - Бәрмәнчек

2015 елның 7 апреле, сишәмбе
Бәрмәнчек – март аенда елга һәм урман буйларындагы яшь талларда пәйда була торган аксыл төстәге йонлач йомры “чәчәк”ләр. Халык телендә аны “тал песие” дип тә йөртәләр. Яшәү рәвешендә борынгы төркилек нык сакланган керәшеннәр ышануынча, яз башында бәрмәнчекле тал чыбыкларыннан җыелган “себерке” белән мал-туарны, каралты-кураны, өй эчләрен бәргәләп чыксаң, ел тәүлегендә малларның үрчеме арта, алар төрле чир-чорга бирешми, каралты-кураны янгын һәм башка афәтләр алмый, өйгә иминлек иңә, имеш. Керәшеннәр әле хәзер дә талларда бәрмәнчек пәйда булуга шушы йоланы үтиләр һәм аны “Бәрмәнчек бәйрәме” дип йөртәләр. Бәрмәнчекнең исеме дә әнә шул “себерке” белән малларга, өйгә, каралты-курага бәргәләүдән килеп чыккан, ягъни “бәргәләүче”, “бәрмәнчек”.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International