Зәйгә бөтен республикадан ветеран – энергетиклар җыелды

2015 елның 8 апреле, чәршәмбе
Анда 150 делегат катнашты. Алар арасында хөрмәткә лаек булган энергетик-ветераннар,хезмәт итүче пенсионерлар,компания хезмәткәрләре катнашты.Шулай ук конференциягә компания җитәкчеләре, филиал җитәкчеләре, профсоюз председательләре,ветераннар советы җитәкчеләре һәм башкалар чакырылган иде. Конференциядә чыгыш ясаучылар бик оешкан төстә башкарылган эш турында хисап тоттылар, яшьләр комитеты җитәкчесе дә ике дәүләт телендә чыгыш ясады. Җыелышта катнашучылар район башкарма комитеты җитәкчесе Рәзиф Гали улы Кәримовның чыгышын ихтибар белән тыңладылар.
Җыелышның көн тәртибенә куелган мәсьәләләр арасында берләштерелгән ветераннар Советы сайлау һәм аның председателен сайлау иде. Советның эше ветераннар арасында һәм компания эшендә зур этәргеч булып торачак.
Ветераннарны котлау җыелышның иң тантаналы мизгеле иде. Максус әзерләнгән концерт номерлары да катнашучыларның күңеленә хуш килде.



ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International