Предприятиеләре юкка чыккан ветераннар Җиңүнең 70 еллыгы юбилей медальләрен алдылар

2015 елның 9 апреле, пәнҗешәмбе
Әлеге ветераннарны үзләренең предприятие һәм оешмаларында тантаналы залларда каршы ала алмыйлар, чөнки алар хезмәт куйган оешмалар инде күптән юк. Шуңа күрәдә алар үзләрен ятим бала кебек хис итмәсен өчен шундый тантана “Шатлык” үзәгендә үткәрергә дигән карар кабул ителде. Район башкарма комитеты җитәкчесе Р.Г. Кәримов һәм аның социаль мәсьәләре буенча урынбасары Светлана Иванова кулыннан әлеге бүләкләрне алу ветераннар өчен шатлык һәм горурлык хисләре китерә.
Бу көннәрдә шундый категориядәге 250 ветеран санала. Тантанага килә алмаган ветераннарга 11 апрельдән бүләкләр өйләренә барып тапшырылачак. Һәркемнең үз тормышы, үз тарихы,ләкин аларны Бөек Ватан сугышына нәфрәтле караш берләштерә.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International