Җиңү бәйрәменә багышланган махсус дәрес

2015 елның 9 апреле, пәнҗешәмбе
. Дәрес сугыш ветераны Анна Моисеева катнашында узуы белән укучылар күңеленә керде. Ветеран сугыш елларында, шәфкать туташы буларак, үзе коткарган солдатлар турында сөйләде. Укучылар аларга күп сораулар биреп, ул елларны күзалларга тырышты. Мәктәп директоры Зәбирә Бариева тиздән “Сугышчан дан залы” ачылачагын, укучыларның ветераннарыбызны хөрмәтләп “70 лалә” акциясе оештырырга җыенуларын хәбәр итте. Онлайн дәрес барышында Россия мәгариф һәм фән министры Дмитрий Ливанов укучыларга мөрәҗәгать итеп, бу дәреснең Җиңү бәйрәме айлыгы старт алуы дип белдерде.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International