ЯҢАЛЫКЛАР


13
апрель, 2015 ел
дүшәмбе
Бөек Җиңү бәйрәме якынлашу уңаеннан Зәйнең яшьләр эшләре идарәсе сугыш кырында ятып калган якташларыбыз истәлеген яңартып, машиналарда район буйлап экспедицион акция оештырды. Анда яшьләр дә, өлкәннәр дә - барлыгы 50ләп кеше чыкты
Бүген Зәйдән 60лап бала Казанга “Созвездие”-“Йолдызлык” балалар-яшүсмерләр телевизион фестиваленә юл тота. Делегацияне яшьләр эшләре идарәсе белгече Роза Гатауллина җитәкли. Мәртәбәле фестивальнең финалында быел Әлфия Вәлиуллина җитәкчелегендәге “Азаль”, “Мирас” вокаль-хореография ансамбльләре, нәфис сүз остасы Максим Паренкин, уннан артык яшь җырчы катнаша
28 апрель көнне сәгать 10 нан 12 гә хәтле үзәк китапханә бинасында (Чапаев урамы, 1 йорт) җирле үзидарә органнары тарафыннан Бөек Ватан сугышы ветераннарына һәм аларның гаиләләренә бушлай юридик ярдәм күрсәтеләчәк
Кичә Район Мәдәният йортында “игелек атнасы” кысаларында "Игелек тулсын кунеллэр" дип исемләнгән концерт булып узды. Залларыбыз тулып, авыл узешчәннәренә бер сәгать ярым кочле алкышлар яңгырап торды. Концерт программасы уз эченә Бөек Ватан сугышында жиңүнең 70-еллыгына, Хезмәт кешесе темаларын уз эченэ алды

11
апрель, 2015 ел
шимбә
Зәй районында оператив хәл, Казандагы “Адмирал” сәүдә үзәгендә чыккан янгынга бәйле рәвештә Зәй районы территориясендәге объектларда янгын куркынычсызлыгы, прокуратура хезмәткәрләре белән берлектә җентекле күзәтүләр оештыру эшен башлау, кеше хокукларын яклау мәсьәләләре район Советының законлылык, регламент, җирле үзидарә һәм депутат этикасы буенча даими комиссиясе утырышында депутатлар тыңлавына куелды
10 апрельдә үзәк китапханәдә коррекция мәктәбе укучылары өчен “Космонавтлар көне” үткәрелде. Балалар видеофрагментлар карадылар, аннан махсус әзерләнгән викторина сорауларына җавап бирделәр.
3 – 5 апрельдә Яшел Үзән шәһәрендә пауэрлифтинг буенча мөмкинлекләре чикле кешеләр арасында Республика чемпионаты үтте. Ярышларда Зәй районыннан Валерий Фролов катнашты һәм үз үлчәмендә I урынга чыкты
Туган якны өйрәнү музее хезмәткәрләре “Васелек” балалар бакчасында Бөек Җиңүнең 70 еллыгына багышланган “Георгий тасмасы тарихы” турында әңгемә үткәрделәр. Балаларга борынгыдан килгән лентаның тарихы һәм чыгышы турында сөйләд

10
апрель, 2015 ел
җомга
9 апрель көнне район Советының бюджет-финанс мәсьәләләре,икътисад үсеше һәм муниципаль милек даими комиссиясе утырышы булды. Анда 2 төп мәсьәлә каралды.
Бөек Җиңүнең 70 еллыгы уңаеннан Зәй районы оешма-предприятиеләре коллективлары үзләрендә хезмәт куеп лаеклы ялга чыккан сугыш һәм тыл ветераннарын хөрмәтләүгә зур игътибар бирә. Бу көннәрдә “Зәй- Су каналы” ҖЧШ җитәкчелеге ветераннарын өйләренә барып котлап, алар белән иркенләп аралаштылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International