«Икмәк бөтенесенә баш!”

2015 елның 8 апреле, чәршәмбе
Кичәне алып баручы икмәкнең әһәмияте турында, икмәк игүчеләрнең кадерен белү кирәклеген сөйләде. Балалар үз күзләре белән икмәк игүнең һәм пешерүнең нинди авыр хезмәт икәнен күрделәр. Өегездә нинди төр икмәк күргәнегез бар? – дигән сорауга балалар бик төгәл итеп: ипи, күмәч,пирог, бәлеш, коймак – дип җавап бирделәр. Балалар өчен бәйрәм “Тегермән-саклау бинасы” уены белән тәмамланды. “Язгы игелек атнасы”нда мәдәният хезмәткәрләре балаларны пирог һәм күмәч белән сыйладылар.
Мактаулы кунаклар – хезмәт ветераннары, Т.И. Королева, Р.Н. Гадеева,А.Е. Бердановалар чакырылган иде. Алар күбесе сугыш вакытында иген иккәннәр, Бөек Җиңүне якынайту буенча үзләреннән лаеклы өлеш керткәннәр.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International