Зәйнең мәдәният хезмәткәрләре грантлар алды

2015 елның 8 апреле, чәршәмбе
Әлеге бүләк мәдәният хезмәткәрләренә алдагы эшләргә рухландыру, иҗади үсешкә өндәү, һөнәри яктан югары бәяләү максатында бирелә. Быел дәрәҗәле бүләккә Югары Шепкә мәдәният йорты директоры Рәфинә Мостафина, Бигеш мәдәният йорты директоры Миннегөл Насыйбуллина, “Мирас”, “Азаль” балалар вокал-хореография ансамбльләре сәнгать җитәкчесе Әлфия Вәлиуллина, Бигеш авылы китапханәчесе Айгөл Маликова, музыка мәктәбе педагогы Зөлфия Долгова лаек булдылар.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International