Зәй районында чөгендер алу тулы куәткә бара. Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсеннән алынган мәгълүматлар буенча, чөгендер 6800 гектарда алынып, 285600 тонна татлы тамыр җыелды. Бу - барлык мәйданның 80,9 проценты.
Түбән Камада яшүсмерләр арасында киокусинкай буенча Түбән Кама шәһәре беренчелегенә ярышлар узды. Беренчелектә Зәйдән үз авырлыгында Валерий Селиверстов җиңүче булды. Виталий Бочкарев III урын алды.