Зәйдә мәктәпләрдә “Бердәм мәдәният дәресе” үтте

2015 елның 22 октябре, пәнҗешәмбе
Бүген Зәйнең барлык гомумбелем бирү мәктәпләрендә башлангыч сыйныф укучылары өчен “Бердәм мәдәният дәресе” үткәрелде. Дәрес барышында башлангыч сыйныф укучылары Татарстан Мәдәният министрлыгының Мәгариф һәм фән министрлыгы белән берлектә тормышка ашырылучы “Укучының мәдәни көндәлеге” проекты кысаларында махсус басмаларны алдылар. Педагоглар тарафыннан балаларга аларны әти-әниләре белән бергәләп тутыру, мәдәният учакларына бергәләп йөрү турында аңлатма бирелде. “Укучының мәдәни көндәлеге” проекты баланы кече яшьтән рухи яктан бай, мәдәниятле, республикабыз тарихыннан хәбәрдар итеп тәрбияләүне күздә тота. Проект 1 сентябрьдән 15 майга кадәр гамәлдә. Ә “ Укучының мәдәни көндәлеге” сайтында иң актив кулланучы балалар арасында беренче җиңүчеләр исә агымдагы елның 20 декабрендә билгеле булачак. Беренче этап җиңүчеләрен республика чыршы бәйрәменә чакыру көтә.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International