Мирный бистәсендә “Мәдәният дәресе”

2015 елның 22 октябре, пәнҗешәмбе
21 октябрьдә Мирный бистәсе паркында беренче сыйныфтагылар өчен “Мәдәният дәресе” проекты кыссаларында чара үткәрелде. Аңа 5 мәктәпнең 3 сыйныф укучылары чакырылган иде. Аны укытучы Р.А. Арсланова һәм мәдәният йортының иҗат коллективы үткәрде. Сүз җәмәгать урыннарында тәртип булдыру турында барды. Җәмгыятькә тыйнак, мәдәниятлы һәм ягымлы кешеләр кирәклеге турында аңлатма үткәрелде. Ә мәдәният хезмәткәрләре сәләмәтләндерү биюе буенча мастер-класс үткәрделәр. Барлыгы 15 укучы катнашты.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International