Зәйдә шикәр чөгендере барлык мәйданның 80,9 процентында алынды

2015 елның 22 октябре, пәнҗешәмбе
Зәй районында чөгендер алу тулы куәткә бара. Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсеннән алынган мәгълүматлар буенча, чөгендер 6800 гектарда алынып, 285600 тонна татлы тамыр җыелды. Бу - барлык мәйданның 80,9 проценты. Уңыш гектарыннан уртача 420 центнер тәшкил итә. Басуда тәүлек дәвамында 11 “Ропа” комбайны эшли.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International