Үзәк китапханәдә шигырият бәйрәме

2015 елның 22 октябре, пәнҗешәмбе
Шәһәребезенең үзәк китапханәсендә бөек рус шагыйре Сергей Есенинның 120 яшенә багышланган “Минем тормышым җыр өчен сатылган” дип исемләнгән шигырь бәйрәме үтте. Бу юлы кунакта “Өмет” клубы әгъзәлары иде. Шулай ук бәйрәмгә сукырлар җәмгыятендә хисапта торучылар да килде. Кичәне алып баручы шагырьнең тормышы һәм иҗаты белән таныштырды. Әлеге очрашу шагырьнең шәхси тормышында булган мәхәббәт серләрен дә ачты. Чакырылган кунаклар авторның шигырьләрен һәм аның шигырьләренә язылган җырларны тыңладылар. Шагырьнең шигырьләрен Людмила Соколова, Любовь Санникова , 4мәктәп укучысы Дария Абрамова укыдылар, ә Надежда Абрамова шулай ук шәһәребез турында үзе язган шигырьләрен укыды. Катнашучыларга Сергей Есенин турында видеофильм тәкдим ителде. Шулай ук шагырьгә багышланган китап күргәзмәсе дә кызыклы булды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International