ЯҢАЛЫКЛАР


26
октябрь, 2015 ел
дүшәмбе
Әдәбият елы кысаларында, шәһәр мәдәният йорты хезмәткәрләре, 7 нче филиал китапханәчесе Рәзинә Билалова һәм педагог Тамара Горина рус язучысы Иван Алексеевич Бунинның тууына 145 ел (1870-1953) тулуга багышланган чара уздырдылар. 4 нче сыйныф укучылары язучының биографиясе һәм иҗаты белән якыннан таныштылар. Китапханәдә язучы әсәрләреннән күргәзмә дә төзелде.И.А.Бунин әдәбият өлкәсендә Нобель премиясенә ия булган беренче рус язучысы.

24
октябрь, 2015 ел
шимбә
Зәй районында чөгендер алу тулы куәткә бара. Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсеннән алынган мәгълүматлар буенча, чөгендер 7220 гектарда алынып, 303240 тонна татлы тамыр җыелды. Бу - барлык мәйданның 85,9 проценты.
23 октябрьдә Шәһәр мәдәният йортында гаилә традицияләренә кушылып түгәрәк өстәл артында чәй серләрен өйрәнделәр. Чәй, әдәбият, сәнгать – алар ачып бетергесез тема.
Бу көннәрдә агросәнәгать комплексы оешмалары арасында машина-трактор паркларының техника саклауга әзерлеге буенча бәйге узды. Әлеге җәһәттән Зәйдә оештырылды конкурска Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы министрлыгы, “АгроКөч-Төркем” АҖ, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе белгечләре катнашында нәтиҗә ясалды.
Зәй муниципаль районының “Шатлык” халыкка социаль хезмәтләр күрсәтү үзәгенең тернәкләндерү бүлегендә саулыкларын ныгытучылар Ринат Фәрдиев исемендәге ял паркында уздырылган “Сәламәтлек көне”ндә катнаштылар.

23
октябрь, 2015 ел
җомга
Бүген, 23 октябрь көнне авыл җирлеге башлыклары утырышы булды. Анда Авыл җирлекләрендә медицина хезмәтенең куелышы тыңланды. Шулай ук тәртип саклау һәм авыл җирлекләрендә куркынычсыз яшәү рәвеше тудыру мәсьәләләре каралды.
Бүген Казанның “Ак барс” көрәш сараенда ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы призына традицион турнир ачылды. Әлеге турнирның 20нче мәртәбә оештырылуы. Зәйдән анда ике командада 12 көрәшче үзләрен сыный. Көрәшчеләребезнең бил алышын карарга районнан бер төркем спорт ветераны да китте.
Зәйдә читалык ике айлыгы дәвам итә. Барлык предприятие һәм оешмалар беркетелгән урамнар һәм территорияләрне кипкән яфраклардан һәм чүп-чардан чистарталар, чөнки бүген чистартмасаң алар кар астында калып яз көнне пычракка әйләнә һәм аларны җыеп алу зур чыгымнар тудырырга мөмкин.
22октябрьдә шәһәр мәдәният йортында И.А. Бунин иҗатына багышланган “Баючы яктылык...” дип исемләнгән презентация үтте.
Зәй үзәк китапханәсендә эшләүче «Чордаш» һөнәри ориентация клубы 3нче мәктәпнең VIII сыйныфы укучылары белән «Миңа хат яз» дип исемләнгән сөйләшү уздырды. Укучылар белән очрашуга Зәй почтамты башлыгы урынбасары Евгения Мельникова чакырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International