Зәйлеләр кул белән курчак ясыйлар

2015 елның 23 октябре, җомга
“Шатлык” социаль –реабилитация үзәгендә ярдәм алучылар һәркем өчен дә кирәкле һәм файдалы булган шөгель таптылар. Алар кул белән курчаклар ясыйлар. Һәрбер ясаган курчак үзенчәлекле, кабатланмас. Бүген курчак ясау һәркемнең дә хәленнән килә торган һөнәр. Аны ясаганда яшьлегеңә кайтасың, әкиятләр дөньясына керәсең. Мин бик теләп әлеге һөнәргә башкаларны да өйрәтәм, чөнки ул бармакларның бөгелүчәнлеген арттыра, игтибарны активлаштыра, хәрәкәтне координацияли, матурлыкны танырга өйрәтә – ди Ольга Тимофеева. - Элек куллар элгечкә охшаган иде, хәзер энәне ышанычлы тотам. Бу шөгыль мине бик тә үз итте һәм мин аның белән тагын да шөгельләнәм – ди 60 яшьлек Розалия Шакирзянова.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International