ЯҢАЛЫКЛАР


3
декабрь, 2015 ел
пәнҗешәмбе

Зәй остаханәләрендә тулы көченә авыл хуҗалыгы техникасын ремонтлау эшләре алып барыла. Техниканың күп өлеше остаханәләрдә башкарыла, чөнки аларны тулы көченә тоту өчен ремонт эшләрен хуҗалыкларның үзләрендә ремонтлау мәслихәт.

3 декабрь көнне Россиядә юристлар көне билгеләп үтелә. Быел әлеге бәйрәм тагын бер истәлекле вакыйга белән билгеләп үтелә – Зәй шәһәр судына 80 яшь тула.

Инвалидлар декадасы кыссаларында 2 декабрьдә шәһәр мәдәният йортында территориаль иҗтимагый үзидарәсе белән берлектә “Йөрәктән йөрәккә” дип исемләнгән кул эшләре буенча мастер-класс күрсәтелде. Аны үзидарә җитәкчесе Мария Гарәпшина үткәрде.

1 декабрь көнне шәһәребезнең 6 мәктәбендә тәртип бозуга каршы профилактика иҗтимагый Советы утырышы булды. Анда КДН,ОДН, ата-аналар комитеты, ТИҮ вәкилләре катнашты. Утырышка тәртипләре начар булган балалар әти-әниләре белән чакырылган иде.


2
декабрь, 2015 ел
чәршәмбе

Бүген территориаль иҗтимагый үзидарәләрнең киңәшмәсендә сүз аларның халык белән эшләү дәрәҗәсен күтәрү һәм күбрәк уставта каралган тәртип бозуларга карата профилактика эше, яшь буынны тәрбияләү,төрле чаралар үткәрү, халыкны кабул итү, аларның сорауларын һәм теләкләрен тормышка ашыру кебек вазифаларны үтәргә кирәк.

1 декабрь көнне Зәй балалар музыка мәктәбендә Яр Чаллы сәнгать көллиятенең халык музыка кораллары кафедрасы җитәкчесе Элла Юрьевна Девяшина домра классы буенча мастер-класс күрсәтте.

1 декабрь көнне “Энергетик” мәдәният йортында “Без табигать өчен җаваплы” дигән кичә үткәрелде. Ул тирә-юньне саклау акциясе кыссаларында балаларның табигатьне саклауга игтибарын арттыру һәм киләчәк буынны матурлык һәм тирә-юньдәге чисталыкны саклауга битараф булмауларын сорады.

1 декабрьдә шәһәр мәдәният йортында СПИД ка каршы тематик кичә оештырылды. Ул “Яшәр өчен белергә кирәк” дигән тема астында үтте. Кичәнең максаты – укучы балаларга әлеге чирнең кеше гомере өчен нинди куркыныч тудыруы һәм сәләмәт яшәү рәвешен көндәлек тормыш көнкүрешенә әверелдерү.

Зәйдә гадәттән тыш хәлләр буенча эшләүче комиссия утырышында соңгы вакытта район территориясендә булган бәхетсезлек очраклары, “Буран” әзерлек мәсьәләләре каралды. Утырышны район башлыгы урынбасары Валерий Акатьев алып барды.

1 декабрь көнне “Шатлык” социаль-реабелитация үзәгендә аларның хезмәткәрләре тарафыннан “Безнең якташлар-кыю геройлар” дип исемләнгән кичә үткәрделәр. Ул Геройлар көненә багышлана һәм социаль көнкүрешкә бирелми торган яшүсмерләр өчен үткәрелде.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International