«Мирный» ТИҮ сендә мастер-класс

2015 елның 3 декабре, пәнҗешәмбе

Инвалидлар декадасы кыссаларында 2 декабрьдә шәһәр мәдәният йортында территориаль иҗтимагый үзидарәсе белән берлектә “Йөрәктән йөрәккә” дип исемләнгән кул эшләре буенча мастер-класс күрсәтелде. Аны үзидарә җитәкчесе Мария Гарәпшина үткәрде. Кул эшләре осталары үзләренең өйдә эшләгән эшләрен алып килделәр һәм аларның осталык серләрен уртаклаштылар. Осталарның эшләре хәрәкәтләре чикләнгән кешеләргә һәм күп балалы гаиләләргә тапшырылачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International