“Безнең якташлар – кыю геройлар”

2015 елның 2 декабре, чәршәмбе

1 декабрь көнне “Шатлык” социаль-реабелитация үзәгендә аларның хезмәткәрләре тарафыннан “Безнең якташлар-кыю геройлар” дип исемләнгән кичә үткәрделәр. Ул Геройлар көненә багышлана һәм социаль көнкүрешкә бирелми торган яшүсмерләр өчен үткәрелде. Төп максат – илгә тугрылыклы, кыю ирләр һәм кызлар тәрбияләү һәм ватандашларыбызның үткән батырлыкларын искә алу, алардан үрнәк алу. Әлеге макасаттан чыгып инде менә 10 ел районыбызда Георгий тасмасы дигән акция үткәрелә. Бу чарага әтиләре, бабалары һәм әбиләре өчен горурланган барлык кеше чакырыла. Алар горурлык хисе белән үзләренең якын туганнарын портретларын тоткан килеш мәйдан аша узалар. Хәзер инде ул Бөтенроссия күләмендәге акция. Балалар бөтен күңелләрен биреп Якташыбыз батырлыкларын ишетеп тыңлап тордылар. Мәсьәлән Скобелев Иван Валентиновичның Чечнядәге батырлыкларын ишетеп таң калдылар. Ул берүзе үз гомерен куркыныч астына куеп, иптәшләренең гомерен батырларча саклап кала. Гомер үтә, ләкин батырлык бервакытта да үлми, ул мәңге саклана, тарихка кереп кала. Кичәгә килгән балалар моңа инандылар. Л.М. Новокупова – “Шатлык” социаль – реабелитация үзәге хезмәткәре

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International