Зәй музыка мәктәбендә домра классы буенча мастер-класс

2015 елның 2 декабре, чәршәмбе

1 декабрь көнне Зәй балалар музыка мәктәбендә Яр Чаллы сәнгать көллиятенең халык музыка кораллары кафедрасы җитәкчесе Элла Юрьевна Девяшина домра классы буенча мастер-класс күрсәтте. Биш сәгать буена ул 7 балага халык музыка кораллары буенча үзенең осталыгын күрсәтте. Сәхнәдә үзеңне тоту, музыкаль әсәрне ничек итеп халыкка тапшыру, төрле бәйгеләрдә ничек катнашу турында төшендерде. Балалар һәм укытучылар бик канәгать калдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International