3 декабрь көнне Россиядә юристлар көне билгеләп үтелә. Быел әлеге бәйрәм тагын бер истәлекле вакыйга белән билгеләп үтелә – Зәй шәһәр судына 80 яшь тула. Зәй шәһәр суды 1935 елда оештырыла. Судның беренче хөкемдарлары: Рәшит Сөләйманов, Василий Ефремов, Әсхат Тубаев була. 1990 елда судның соңгы тапкыр исемен алыштыралар. Ул Зәй шәһәр суды статусын ала. 2002 елда закон үзгәрү сәбәпле хөкемдарлар үз вазифаларында 2 сроктан да артык эшли алмыйлар. 2014 елдан Әлфия Маликовна Дусаева отставкага китә һәм аның урынына Президент Указы нигезендә Зәй шәһәре судьясы итеп Рөстәм Ринатович Хакимовны билгелиләр.