1 декабрьдә шәһәр мәдәният йортында СПИД ка каршы тематик кичә оештырылды. Ул “Яшәр өчен белергә кирәк” дигән тема астында үтте. Кичәнең максаты – укучы балаларга әлеге чирнең кеше гомере өчен нинди куркыныч тудыруы һәм сәләмәт яшәү рәвешен көндәлек тормыш көнкүрешенә әверелдерү. Шул ук көнне Мирный бистәсе урамнарында “Тормыш сызыгында кал!” дип исемләнгән өндәү акциясе үтте. Мәдәният йорты фойесында әлеге темага тематик экспозиция оештырылды.