ЯҢАЛЫКЛАР


1
декабрь, 2015 ел
сишәмбе

1 декабрьдән инвалидлар декадасы старт алды. Бу көннәрдә мөмкинлекләре чикләнгән кешеләргә игътибар арта төшә. Әлеге мөмкинлектән файдаланып Зәй муниципаль районының “Шатлык” Комплекслы халыкка социаль ярдәм күрсәтү үзәгенең социаль – реабилитация үзәгендә мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр өчен ачык ишекләр көне үткәрелде

Хөрмәтле коллегалар! Бүген безнең партиягә 14 яшь – бу бик җитди яшь һәм безгә горурланырга урын бар. “Бердәм Россия” нең кабул итү бүлмәләре бөтен җирдә урнашкан һәм аның ишекләре бездән ярдәм көтүчеләргә һәрвакыт ачык

1 декабрь көнне район мәдәният йорты автоклуб хезмәткәрләре Туңгыльҗа һәм Әхмәт авылларында хәрәкәтләре чикләнгән балалар өчен өйләренә барып концерт куйдылар. Алар Игнатьев һәм Васильевлар гаиләсен матур җырлар, бүләкләр белән шатландырдылар. Балалар көтелмәстән килгән кунакларга үзләренең сөенүләрен яшермәделәр һәм рәхмәт яудырдылар.

Бүген “Космос” яшьләр үзәгендә исәнлекләре чикле булганнарның декадасы ачылуга багышланган танатаналы кичә булды. Зәй районында 3047 кеше инвалид, шуларның 209 балалар.

Ел саен 1 декабрь СПИДка каршы көрәш көне буларак билгеләп үтелә. Бу көн халыкны әлеге авыру турында тагын да күбрәк мәгълүматлы итү, авыруга каршы бергәләп көрәшү ниятеннән БМО ассамблеясе тарафыннан кертелә.

1 декабрьдә “Бердәм Россия” партиясенең җирле бүлеге гражданнарны бердәм кабул итү көне үткәрә. Бу көн¬не һәр¬кем үзен кы¬зык¬сын¬дыр¬ган со¬рау¬лар¬га җа¬вап-лар, юри¬дик кон¬суль¬та¬ци¬я¬ләр ала ала.

13 ноябрьдан спорт-савыкландыру үзәгендә предприятие һәм оешмалар арасында волейбол буенча шәһәр кубогына ярышлар башланды. Анда 10 команда ярыша. Алар 2 группага бүленгән.

Яңа шәһәр»иҗтимагый территориаль үзәге һәм аның рәисе Т.В.Тыткина әниләр көненә багышлап «Барысы өчендә сиңа рәхмәтлемен!-дигән очрашу үткәрде. Анда «ТСЖ 17 подъездов», «9 этажка», «Доверие» хезмәткәрләре актив катнашты. Чарага «Яңа шәһәр»нең күп балалы һәм балаларны тәрбиягә алган әниләр чакырылган иде.


30
ноябрь, 2015 ел
дүшәмбе

27 ноябрьдә “Энергетик” мәдәният сараенда әниләр үзләренең бәйрәмен билгеләп үттеләр. Ул шәһәребез һәм районыбызда яшәгән данлыклы әниләргә багышланган иде. Районда әниләргә яшәү һәм тормыш итү өчен бөтен мөмкинлекләр бирелә.

Сәвәләйлеләр Бөтенроссия крәшен һәм нагайбак ансамбльләре фестивалендә катнашучыларны кабул иттеләр. Ул 29 ноябрьдә Чаллы шәһәрендә үтте. Фетивальнең оештыручысы безнең якташыбыз, Татарстанның халык артисты, җырчы, композитор Виталий Агапов.Сәвәләйдә Иркутск, Чиләбе өлкәсе һәм Яр Чаллыдан фольклор ансамбльләре катнашты


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International