Яңа шәһәр урманындагы яктыртылган чаңгы трассасы 15:30 минуттан 21 сәгатькә кадәр яктыртылачак. Чаңгылардан вакытлыча файдалану кагыйдәсе үзгәрми: сишәмбедән җомгага кадәр 17 сәг. 21 сәгатькә кадәр, ял көннәре – 9 сәг. 21 сәгатькә кадәр
4 декабрь көнне “Энергетик” мәдәният йортында инвалид балалар өчен гадәти булмаган чара үтте. Ул “Балан чыпчыгы миләш агачында дип аталды. Аның максаты кошларның тышкы кыяфәтен өйрәнү, аларның төзелешен күзаллау һәм аларны әвәләп ясау алымына өйрәнү.
Бүген районыбызда зур вакыйга – шикәр чөгендере җыеп алу һәм ташу тәмамланды. Зәй кырларыннан шикәр заводына 356 мең тонна татлы тамыр озатылды. Шуның 135 мең тоннасы “Восток” агрофирмасы кырларыннан.
2 декабрь көнне район мәдәният йортында гадәти булмаган мастер-класс үтте. Ул инвалидлар өчен әзерләнгән иде. Үз эшенең остасы Юлия Шегурова шарлардан чәчәк ясау,төрле уенчыклар төрү серләренә төшедерде. Икенче өлештә балалар үзләренең көче белән әлеге һөнәрне ясап карадылар. Өлгергән уенчыкларны һәм чәчәкләрне үзләренең дуслары һәм туганнарына бүләк итәргә вәгъдә иттеләр.
Санкт-Петербургның Законнар чыгару җыелышы Федераль законның 95 статьясына төзәтмәләр кертергә карар кабул иткән. Ул карар нигезендә заказчы кирәк дип санамаса контракттан баш тарта ала.
3 декабрь көнне үзәк китапханәдә инвалидлар көненә багышланган кичә үтте. Кичәдә җыр, шигырьләр яңгырады. Музыкаль кунакханәгә йөрүчеләр үзләренең җырларын бүләк иттеләр. Шулай ук инвалидлар өчен бушлай әйберләр сайлап алу мөмкинлеге бар иде.
Бүген ил башлыгы Владимир Путин Федераль җыелышка еллык юлламасы белән чыгыш ясады. Традиция буенча ул Кремль сараеның Георгий залында 1000 кешедән торган делегация составында үтте.
3 декабрь көнне сугыш һәм хезмәт ветераны Валентин Гаврилович Макаров өчен истәлекле вакыйга булып үтте. Аңа 90 яшь тулды. Юбилярны котларга шәһәр башлыгы урынбасары Клара Габидуллина, ветераннар Советы рәисе Геннадий Халиуллин, “Үзәк” иҗтимагый үзидарә рәисе Римма Никифорова һәм район мәдәният йорты автоклубы артистлары килде.
Бүген район башкарма комитеты җитәкчесе Илнар Хафизов мәгариф оешмалары җитәкчеләре белән киңәшмә уздырды. Киңәшмәдә мәгариф өлкәсендәге оештыру эшләре, укыту һәм тәрбия мәсьәләләре каралды.
3 декабрьдә шәһәр судында юристлар көненә багышланган тантана булды. Анда бертөркем хокук хезмәткәрләренә бүләкләр тапшырылды. Тантанада катнашучы район башкарма комитеты җитәкчесе Илнар Хафизов хөкемдарларның авыр һәм җаваплы хезмәтләрендә уңышлар теләде,