5-6 декабрьдә “Яшьлек” боз сараенда фигуралы шуу буенча Зәй районы беренчелегенә ярышлар булып үтте. Анда: Казан, Чаллы, Ижау, Туймазы, Әлмәт, Кукмара, Баулы, Яшел Үзән, Әгерҗе, Мамадыш, Минзәлә, Чистай һәм Зәй шәһәрләре катнашты.
Мәгарифне үстерү Стратегиясен һәм " Татарстан Республикасында 2010-2015 елларда "Киләчәк" "Киләчәк" 2015 ел планын гамәлгә ашыру өчен 1-2 декабрь көннәрендә, 86 укучы күп балалы һәм аз керемле гаиләләр Казанның фән һәм техника йортына кызыклы экскурсиягә бардылар.
Сәвәләй авыл җирлеге быел хөкемәт гранты отып 1 млн. дәрәҗәдә акчалата премиягә лаек булды. Шул суммага бүгенгесе көндә авыл территориясендәге юлларны төзекләндерү эшләре бара.
Зәй көрәшчесе Радик Сәлахов милли көрәш буенча Татарстан беренчелегендә чемпион калган иде. Якташыбыз бу көннәрдә әлеге спорт төреннән Йошкар-Олада узган Россия чемпионатында янә җиңү яулады. Узган ел ул Уфада узган Россия чемпионатында I урынны алган иде.
4 декабрьдә үзәк китапханә кунаклары булып коррекция мәктәбенең 2,3,4 сыйныф укучылары булды. Аларга “Йөрәк җылыңны бүләк ит!” дигән бәйрәм чичөсе оештырылды. Балалар бик кызыксыну белән курчак театры чыгышын карадылар.
Хәбәр иткәнебезчә 11-13 февраль көннәрендә герой-шагыйрь Муса Җәлил призына татар көрәше буенча иң дәрәҗәле республика турниры Зәйдә үтәчәк.
Бүген Имәнлебаш авылында яшәүче сугыш һәм хезмәт ветераны Галиуллин Кәлимулла Нәбиулловичка 90 яшь тулды. Кәлимулла абыйны гомер бәйрәме белән котларга район башлыгы урынбасары Валерий Акатьев, Югары Шепкә җирлеге башлыгы Айрат Ишматов һәм район мәдәният йорты автоклубы хезмәткәрләре килде.
Бүген, хакимиятнең кече залында, район башлыгы Разиф Кәримов рәислегендә икътисад Советы утырышы үтте.
Кичә Зәйнең Мирный бистәсендә урнашкан “ Миләшкәй” балалар бакчасы 55 еллык юбилеен билгеләп үтте. 1960 елда агач бинада урман хуҗалыгы оешмасында эшләүчеләрнең балаларын тәрбияләү максатында ачылган бакча бүгенге “Миләшкәй”нең нигезе булып тора. Ә 1992 елда 120 балага исәпләнгән таш бина төзелеп, Мирный бистәсе сабыйларын тәрбияләү яңа форматта, заманча шартларда башкарыла башлый.
"Хөрмәтле эшмәкәрләр! Федераль хезмәте, дәүләт статистика хезмәте 2016 елда, кече һәм урта бизнес нәтиҗәләре буенча күзәтү үткәрүне күздә тота. Күзәтү оссиянең 85 төбәгендә үтәчәк. Бу күзәтүдә кече һәм урта эшкуарлык субъектлары – юридик затлар һәм шәхси эшмәкәрләр катнашачак.