2 декабрь көнне район мәдәният йортында гадәти булмаган мастер-класс үтте. Ул инвалидлар өчен әзерләнгән иде. Үз эшенең остасы Юлия Шегурова шарлардан чәчәк ясау,төрле уенчыклар төрү серләренә төшедерде. Икенче өлештә балалар үзләренең көче белән әлеге һөнәрне ясап карадылар. Өлгергән уенчыкларны һәм чәчәкләрне үзләренең дуслары һәм туганнарына бүләк итәргә вәгъдә иттеләр. 4 декабрьдә район мәдәният йорты хезмәткәрләре өйләреннән чыга алмаган инвалидларның өйләренә барып үзләренең җырларын, шигырьләрен бүләк иттеләр. Инвалид балалар һәм олылар бәйрәмчә чарадан соң үзләрен бик шат хис иттеләр. Соңыннан аларга истәлекле бүләкләр тапшырылды.