Зәйлеләр ил башлыгы Владимир Путинның Федераль җыелышына юлламасын тыңладылар

2015 елның 3 декабре, пәнҗешәмбе

Бүген ил башлыгы Владимир Путин Федераль җыелышка еллык юлламасы белән чыгыш ясады. Традиция буенча ул Кремль сараеның Георгий залында 1000 кешедән торган делегация составында үтте. Анда Федерация Советы членнары, Дәүләт Думасы депутатлары, Хөкемәт членнары, Конституция һәм Югары суд җитәкчеләре,губернаторлар,Федерация субъектларының парламент җитәкчеләре, төрле конфессия башлыклары, иҗтимагый оешмалар җитәкчеләре, шул исәптән иҗтимагый палата башлыклары, масса-мәглүмат чаралары вәкилләре чакырылган иде. Чарада Татарстан Президенты Рөстәм Миннеханов катнашты. Мөрәҗәгатьнамә террористлар тарафыннан хәлак булган хәрбиләр истәлегенә бер минут тынлык белән башланып китте. Мөрәҗәгатьнамәдә халыкара терроризм куркынычы һәм Турция белән бәйләнештә килеп чыккан вәзгыятьләр, 2016 елда буласы Дәүләт Думасына депутатлар сайлау, коррупциягә каршы көрәш, суд процессларының бәйсезлеген һәм гаделлеген тәэмин итү, суд присяңныйларының ролен күтәрү, әз керемле гражданнарга адреслы ярдәм күрсәтү, импортны алыштыру, транспорт инфраструктурасын яңарту кебек мәсьәләләр каралды

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International