Бүген районыбызда зур вакыйга – шикәр чөгендере җыеп алу һәм ташу тәмамланды. Зәй кырларыннан шикәр заводына 356 мең тонна татлы тамыр озатылды. Шуның 135 мең тоннасы “Восток” агрофирмасы кырларыннан. Әлеге шатлыклы вакыйга белән колар өчен механизаторлар янына район башлыгы урынбасары Валерий Акатьев, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы урынбасары Шәфик Хамидуллин килгән иде. Үзешчән сәнгатьтә катнашучылар механизаторларны халкыбызның татлы ризыгы чәк-чәктән авыз иттергәннән соң үзләренең җылларын бүләк иттеләр, изге теләкләрен җиткерделәр, соңыннан механизаторларга шикәр заводының фирменный продукциясен бүләк иттеләр.