3 декабрьдә шәһәр судында юристлар көненә багышланган тантана булды. Анда бертөркем хокук хезмәткәрләренә бүләкләр тапшырылды. Тантанада катнашучы район башкарма комитеты җитәкчесе Илнар Хафизов хөкемдарларның авыр һәм җаваплы хезмәтләрендә уңышлар теләде, шулай ук баш хөкемдар Рөстәм Хакимовка, булышчылары Эльвира Акмаловага, Елена Верясовага, баш белгеч Ринат Сәлимовка, сәркатип Ольга Кузнецовага, Мировой хөкемдарның 2 нче бүлеге сәркатибе Ольга Медведевага район башлыгы мактау кәгазе тапшырылды. Татарстан юстиция Министрының рәхмәт хаты белән Мировой хәкемдарның 3 бүлеге сәкатибе Эльвира Ермакова, Мировой хөкемдарлар аппараты консультанты Алена Марданова бүләкләнде. Хөкемдар булышчысы Ландыш Тимофеева, суд утырышы сәркатибе Наилә Лебедева, хөкемдар булышчысы Татьяна Ярцева Татарстан Республикасының суд департаменты идарәсенең рәхмәт хаты белән бүләкләнделәр. Мировой хөкемдарларның 2 нче бүлеге сәкатибе Ольга Медведевага 2 нче класслы дәүләт граждан хезмәткәре референты дигән чин бирелде. Рөстәм Хакимов үзенең чыгышында халык судындагы ахыргы вакыттагы шактый үзгәрешләр кичерде, ләкин бездән киткән барлык хезмәткәрләр үз эшләрен хокук саклау өлкәсендә дәвам итәләр дип белдерде.