Зәйдә инвалид балалар белән “Балан чыпчыгы миләш агачында” дигән чара үтте

2015 елның 4 декабре, җомга

4 декабрь көнне “Энергетик” мәдәният йортында инвалид балалар өчен гадәти булмаган чара үтте. Ул “Балан чыпчыгы миләш агачында дип аталды. Аның максаты кошларның тышкы кыяфәтен өйрәнү, аларның төзелешен күзаллау һәм аларны әвәләп ясау алымына өйрәнү. Программада шулай ук кошлар рәсемен карап өйрәнү,төрле табышмакларга җаваплар эзләү кебек биремнәр дә булды. Балалар алар белән бик тиз таныштылар һәм биремнәрне җиренә җиткереп үтәделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International