ЯҢАЛЫКЛАР


11
декабрь, 2015 ел
җомга

Хөрмәтле зәйлеләр! Сезне чын күңелдән тормышыбыздагы истәлекле вакыйга – илебезнең Төп Законы булып торучы, аның иҗтимагый һәм дәүләти төзелешен билгеләүче Россия Конституциясе көне белән котлыйм.

10 декабрьдә, Сәвәләй мәктәбендә сугыш ветераны, Сәвәләй мәктәбен төзеп шунда директор булдып күп еллар эшләгән, мәктәп тирәсен алма бакчасына әйләндергән Смирнов Кузьма Иванович истәлегенә мемориал такта урнаштырылды. ________________________________________

10 декабрьдә “Энергетик” мәдәният сараенда “Кеше бәхете өчен игелек кыл!” дигән игелекле эшләр марафоны үтте. Кем якыннарына игелек теләгән барлык кеше мәдәният сараена җыелган иде. Марафон барлык кешегә дә игелек кылырга мөмкинлек бирде.

Инвалидлар декадасы җәмгыятькә батыр йөрәкле, бернинди авырлыкларга да бирешмичә, тормышны яратучан кешеләр барын искәртә.

10 декабрьдә республиканың үзәк сайлау комиссиясе утырышы булды. Анда 5ел вакытка исәпләнгән сайлау участогы рәисләрен билгеләделәр. Зәй районыныда 2 сайлау участогы булдырылды: район буенча участок рәисе итеп Хузина Эльмира Габдулхаковна, ә шәһәр буенча – Ананьева Ландыш Госмановна сайланды.


10
декабрь, 2015 ел
пәнҗешәмбе

Бүген, район башлыгы, милли һәм конфессия ара мөнәсәбәтләр Советы рәисе җитәкчелегендә утырыш үтте. Утырышта Зәйдә яшәүче халыкның телен, мәдәниятын саклап калу һәм үстерү, авыл җирлеге һәм дин оешмалары бердәмлеге белән яшь буынны тәрбияләү мәсьәләләре каралды.

Республикада милли көрәш буенча дәрәҗәле ярышларның берсе – герой-шагыйрь Муса Җәлил истәлегенә ярышлар 2016 елның 11-13 февралендә Зәйдә узачак. Турнир тарихына күз салсак, ярышларның бездә беренче мәртәбә узуы түгел, мондый турнир 1997 елда үткәрелеп, Зәй көрәшчеләр командасы беренче урын алуга ирешкән иде.

Бүгенгесе көнгә “Лесная сказка” һәм “Дюймовочка” балалар бакчасы төзекләндерелә. Әлеге бакчаларны төзекләндерүгә республика бюджетыннан 14 млн. сум акча каралган.

Кошчылык һәрвакытта да гаилә бизнесы булып санала. Кошларны йортта үстергәннәр. Аның белән авылда һәр гаилә шогелләнә. Бүген вәзгыять үзгәрсә дә йорт кошларына сорау күп. Шуңа күрә ул стабиль рәвештә керем китерә торган һөнәр.

9 декабрьдә Халыкара коррупциягә каршы көрәш көне билгеләп үтелде. Әлеге уңайдан шәһәр мәдәният йортында “Коррупциягә каршы бергә” дип исемләнгән чара булды. Ул хәзерге вакытта дәүләт программасына әверелде. Шуңа күрә әлеге куркыныч чирне бергә көрәшкәндә генә җиңеп була.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International