Кошчылык һәрвакытта да гаилә бизнесы булып санала. Кошларны йортта үстергәннәр. Аның белән авылда һәр гаилә шогелләнә. Бүген вәзгыять үзгәрсә дә йорт кошларына сорау күп. Шуңа күрә ул стабиль рәвештә керем китерә торган һөнәр. Яшь фермер Артур Мөхәммәтҗанов быел 30 мең каз һәм үрдәк үстерде. Аңа бу кызыксыну яшь вакыттан ук килә. Әлеге һөнәр белән аның әтисе һәм әнисе 15 ел шогельләнде.” Беренче 200 баш каз йорт-җир тирәсендә үстерелде. Шуннан башланды инде” – ди Артур.