9 декабрьдә Халыкара коррупциягә каршы көрәш көне билгеләп үтелде. Әлеге уңайдан шәһәр мәдәният йортында “Коррупциягә каршы бергә” дип исемләнгән чара булды. Ул хәзерге вакытта дәүләт программасына әверелде. Шуңа күрә әлеге куркыныч чирне бергә көрәшкәндә генә җиңеп була. Дәүләт куркынычсызлыгын тәэмин итү өчен, закон өйрәнүгә игтибар итәргә кирәк. Әлбәттә дәүләт тарафыннан барлык халыкны эш белән тәэмин итеп, аларга яшәү өчен мөмкинлек тудырырга кирәк.