10 декабрьдә “Энергетик” мәдәният сараенда “Кеше бәхете өчен игелек кыл!” дигән игелекле эшләр марафоны үтте. Кем якыннарына игелек теләгән барлык кеше мәдәният сараена җыелган иде. Марафон барлык кешегә дә игелек кылырга мөмкинлек бирде. 7 гаиләгә үзләре теләгән кирәк-ярак әйберләре бүләк ителде. Предприятие һәм оешмалар да актив катнашты. Фойеда мәктәп балалары ясаган әйберләрдән күргәзмә эшләнгән иде. Аларны сатудан җыелган 198330 сум акча шулай ук мохтаҗ кешеләргә тапшырылачак.